ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре республика территориясен аэрофотога төшерде

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт йөкләмәсен тормышка ашыру максатында Фонд хезмәткәрләре пилотсыз очу аппараты (БПЛА) ярдәмендә республика территориясен аэрофотога төшерде. Тикшерелгән территория 120 гектар тәшкил итә. Төшерелгән фотоларны эшкәрткәннән соң, 1:500 масштаблы цифрлы ортофотоплан ясау планлаштырыла. Ул тематик карталар, топографик планнар һәм геодезик схемалар төзү өчен нигез булып торачак.

Белешмә өчен, ортофотоплан — ул рельеф бозылуларыннан һәм камера авышлыгыннан килеп чыккан төгәлсезлекләрне төзәтеп ясалган җир өслеге һәм андагы объектлар күрсәтелгән фотосүрәт. Орофотопланның һәр элементы географик координаталарга бәйләнгән, шуның аркасында фотосурәт чын картаның төгәллеген саклый.

Ортофотоплан күп өлкәдә кулланыла: эзләнү эшләрендә, шәһәр төзелешендә, архитектура-төзелеш проектларында, әйләнә-тирә мохитнең торышын комплекслы күзәтүләрдә, авыл хуҗалыгында. Анда җир кишәрлекләренең һәм объектларның чикләре төгәлрәк сурәтләнгән. Ортофотоплан кадастр исәбендәге хаталарны нәтиҗәле ачыкларга һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы (ЕГРН) чикләрнең җир кишәрлекләренең чынбарлыктагы чикләре белән туры килмәвен билгеләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International