11 октябрь көнне Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» дип аталаган Бөтенроссия экологик акциясендә катнаштылар.
Оештыручылар мәгълүматларына караганда, бу чарага Татарстанның 20 меңнән артык кешесе кушылган. Акциядә катнашучыларның уртак тырышлыгы белән республиканың барлык районнарында махсус әзерләнгән 142 мәйданчыкта 2,5 миллион үсенте утыртылган.
Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Инициативаның максаты — 70 млн агач утырту. Акция Россия Федерациясенең барлык 89 төбәген колачлый.

Мондый чаралар илнең урман ресурсларын саклап калуга һәм арттыруга, шулай ук экологик культураны һәм гражданнарның әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итә.