ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы өстәл теннисы буенча ярышларда катнашты

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

«Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы ярышлары узды. Ярышларда республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан 21 команда  көч сынашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы составында Гөлчәчәк Гайнанова, Карен Хачатрян, Илгизәр Сәлимҗанов бар иде. Алар гомуми зачетта 15 нче урынны алды.

Чираттагы ярышлар бадминтон буенча булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International