Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методик үзәге базасында республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Татарстан Республикасында муниципаль мөлкәт объектлары белән идарә итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча практикум» дип аталган укыту семинары дәвам итә. Ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырылды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең хокукларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Светлана Потапова җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучыларны законнардагы төп үзгәрешләр, шул исәптән хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләү мәсьәләләре, Росреестрга документлар тапшыру тәртибе белән таныштырды.
Моннан тыш, Светлана Потапова җирле үзидарә органнары тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары мәнфәгатьләрендә җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәбенә кую турында гаризаларны электрон рәвештә җибәрергә кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук әлеге гаризаларны биргәндә еш очрый торган хаталарны санап китте.
Докладын тәмамлангач, муниципаль берәмлекләрдән килгән күпсанлы сорауларга җентекле аңлатмалар бирде ул.
Семинарда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев һәм министрлыкның профильле бүлекләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады.