Казанда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре белгечләре өчен ике көнлек семинар тәмамланды

2025 елның 24 октябре, җомга

Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методик үзәге базасында республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Татарстан Республикасында муниципаль мөлкәт объектлары белән идарә итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча практикум» дип аталган ике көнлек укыту семинары тәмамланды.

Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырды.

Соңгы көнне тыңлаучылар алдында доклад белән «ТР бәяләүчеләр берлеге» белгечләре чыгыш ясады.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова һәм ТР бәяләүчеләр берлеге башкарма директоры Олег Булгаков бәяләүнең сыйфатын һәм дөреслеген арттыруга юнәлдерелгән Берлек экспертлары һәм хакимият органнары арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек турында сөйләделәр. Теманы Берлекнең идарә әгъзасы, «Россия бәяләүчеләр җәмгыяте» үзлегеннән җайга салынучы оешманың методосоветы рәисе, КФУ ИЭУФ проректоры Дмитрий Захматов дәвам итте.

Семинарда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International