Дәүләт кадастр бәяләве буенча методик күрсәтмәләргә үзгәрешләр кертү турында

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт кадастр бәяләү үзәге Росреестрның 15.09.2025 П/0327/25 номерлы боерыгы белән дәүләт кадастр бәяләве буенча методик күрсәтмәләргә төзәтмәләр кертелде, дип хәбәр итә. Үзгәрешләр 2025 елның 6 октябреннән үз көченә керде.

Документның яңалыклары түбәндәгедән гыйбәрәт:

1. Массакүләм бәяләү методын детальләштерү. Кадастр бәясенең чагыштырма күрсәткече нигезендә модельләштерүне куллану төгәлләштерелде. Күчемсез милек объектының урнашу урынын билгеләү кадастр бүленеше берәмлекләре аша гына түгел, ә учреждение тарафыннан Дәүләт кадастр бәяләве максатлары өчен расланган шартлы территориаль берәмлекләрдән файдаланып та рөхсәт ителә.

2. Озын (еракка кадәр сузылган) объектларның җирләрен бәяләүне төгәлләштерү. Линия объектлары (торбаүткәргечләр, юллар һ.б.) астындагы җир кишәрлекләренең кадастр бәясен исәпләү тәртибе төзәтелде. Элек гамәлдә булган чикләү алынды, ул чиктәш җир кишәрлекләренең кадастр бәясенең чагыштырма күрсәткечен кулланырга мәҗбүр итә иде.

3. Классификаторларны системалаштыру. 1 нче кушымтада “Җир кишәрлекләрен сегментацияләү...” төзелгән һәм төзелмәгән территорияләрне төгәлрәк аеру өчен файдалану төрләре атамалары актуальләштерелде.

4. Техник төзәтмәләр. Ачыкланган каршылыклар һәм хаталар төзәтелде.

Дәүләт кадастр бәяләве үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International