Татарстан Дәүләт Советында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Бүген республика парламенты фойесында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Украина боевикларының тыныч халыкка карата массакүләм һөҗүмнәренең авыр нәтиҗәләрен чагылдырган фотоматериаллар тәкъдим ителгән, кайгы һәм авырту кичергән туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең фаҗигале тарихлары сурәтләнгән. Хәрби корреспондентлар ясаган фотосүрәтләр Украина боеквикларының Луганск һәм Донеск Халык республикалары, Новороссиянең тыныч халкына, шулай ук Украина белән чиктәш Курск, Белгород һәм Брянск өлкәләре территорияләрендә җинаять кылу дәлилләренең бер өлеше булды. Парламент депутатлары исеменнән чарада катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Күргәзмәне ачу тантанасында махсус операция ветераннары, волонтерлык һәм ирекле оешмалар вәкилләре дә катнашты. СВО ветераны, Батырлык ордены иясе Әнвәр Мөхәммәтҗанов үз чыгышында: “Бу күргәзмә СВО уздыру зонасында барган чынбарлыкны күрсәтә”, — дип ассызлыклады.

Республика вице-премьеры вазыйфасында ел ярым Луганск халык республикасында эшләгән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, Татарстан махсус хәрби операция башланган көннән үк кешеләр гадәти көндәлек тормышка кайта алсын өчен, шефлыкка алынган төбәкләрне торгызуга актив кушылды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов сүзләренчә, төрле дәрәҗәдәге парламентарийлар даими рәвештә Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында булып, гуманитар конвойларны озата бара, сугышчыларга һәм Донбасс җирле халкына ярдәм итә.

Тәкъдим ителгән экспозиция Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты.

Күргәзмә Киевның Донецк һәм Луганск Халык Республикалары тыныч халкына каршы җинаятьләре, шулай ук Украина боевиклары тарафыннан торак пунктларга ату нәтиҗәләре турында сөйләргә тиеш.

Күргәзмәнең максаты — Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Запорожье, Херсон өлкәләрендә һәм чик буе төбәкләрендә булган хәлләр турында дөреслекне җиткерү.

Алга таба фотокүргәзмә белән «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында, Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендә танышырга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International