2013 елның 28 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә “Казан халыкара аэропорты” территориясендә “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар оешмасының Идел буе автоматлашкан аралау үзәге ачу өчен җир кишәрлеге бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар оешмасы, “Казан халыкара аэропорты” ААҖ вәкилләре катнаштылар.
“Казан халыкара аэропорты” территориясендә “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар оешмасының Идел буе автоматлашкан аралау үзәге ачу почта логистикасын үстерү һәм камилләштерү, почта элемтәсе өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы һәм“Казан халыкара аэропорты” ААҖ өчен өстәмә икътисади эффектны да тәэмин итәчәк.
Автоматлашкан аралау үзәге ачу өчен “Казан халыкара аэропорты” ААҖ милкендәге 8,37 га мәйдандагы җир кишәрлеге билгеләнде.
Бүгенге көндә бу җир кишәрлеге өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән аренда бәясе сөйләшенә.