"Дәүләт кадастр бәясен билгеләү турында" 237-ФЗ законының 16 нчы маддәсенең 1 нче пунктына ярашлы рәвештә, Дәүләт кадастр бәясен билгеләү үзәге, яңа исәпкә алынган күчемсез милек объектларының, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының (әгәр алар турында мәгълүмат ЕГРНга кертелгән булса) һәм ЕГРН мәгълүматларына үзгәрешләр кертелгән күчемсез милек объектларының (мәсәлән, җир кишәрлегенең кулланылыш төре үзгәргәндә, күчемсез милек объектының мәйданы үзгәргәндә яки бинаның дивар материаллары үзгәргәндә) кадастр бәясен билгели.
2025 елның октябрендә "Дәүләт кадастр бәясен билгеләү турында" 237-ФЗ законының 16 нчы маддәсе буенча Дәүләт кадастр бәясен билгеләү үзәгенә 326 161 күчемсез милек объекты турында мәгълүмат килде.
Бюджет оешмасы тарафыннан кадастр бәясе билгеләнгән күчемсез милек объектлары саны — 152 772. Шуларның:
җир кишәрлекләре —113 637,
биналар — 21 098,
бүлмәләр — 15 926,
корылмалар — 1 180,
төзелеше тәмамланмаган объектлар — 106,
машина урыннары — 825.
ЕГРН белешмәләренә үзгәрешләр кертелү аларның кадастр бәясен үзгәртмәгән күчемсез милек объектлары саны — 173 389. Шуларның:
җир кишәрлекләре — 149 486,
биналар — 15 682,
бүлмәләр — 6 251,
корылмалар — 1 775,
төзелеше тәмамланмаган объектлар — 182,
машина урыннары — 13.
Шуны да хәбәр итәбез: Дәүләт кадастр бәяләү үзәге кадастр бәясен билгеләү турындагы актны үзенең рәсми сайтында урнаштыра. Шулай ук хокук иясе актуаль белешмәләр белән күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында ЕГРНнан бушлай өземтә соратып алырга мөмкин.