ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ЛХР делегациясе белән очрашу узды

2025 елның 14 ноябре, җомга


Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Луганск Халык Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Чара барышында Министрлык вәкилләре эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, эшнең төп нәтиҗәләрен күрсәттеләр һәм үсеш перспективалары белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында ЛХР вәкилләре министрлык бүлекчәләрендә булдылар, анда белгечләр үз юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
"Мондый визитлар тәҗрибә уртаклашырга һәм безнең эшләнмәләрне күрсәтергә генә түгел, ә тармакның иң актуаль мәсьәләләре буенча конструктив диалогны җайга салырга да мөмкинлек бирә. Ачыклык һәм профессиональ якын килү — Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бурычларны нәтиҗәле хәл итүнең нигезе», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International