Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр өчен ике көнлек стажировка тәмамланды. Укыту программасына республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары карамагындагы муниципаль мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итү һәм алар белән эш итү буенча база белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрне алу кертелгән иде.
Программа нәтиҗәләре буенча катнашучылар тест формасында аттестация уздылар һәм Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе таныклыклары алдылар.
«Безнең 15 нче стажировка мәйданчыгын тәмамлап, барыгызга да җаваплы постларыгызда нәтиҗәле эш алып баруыгызны телим. Алган белемнәрегез көндәлек эшчәнлегегездә гамәли кулланышка керер һәм муниципалитетлар алдында торган бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышанам", - дип билгеләп үтте ябылу тантанасында ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.
Министр шулай ук КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенә укуларны оештыруда һәм уздыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.