Татарстанның күп балалы гаиләләре 54 меңнән артык җир кишәрлеге алды

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча актив эш дәвам итә. 2025 елның 21 ноябренә 72 249 күп балалы гариза бирүчене участоклар алу исемлегенә кертү турында Карар кабул ителгән, шуларның 18 158е Казан буенча, ә 9 505е Яр Чаллы буенча бирелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда 61 192 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шул исәптән 11 520 — Казанда һәм 4 771 — Яр Чаллыда.

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә республиканың муниципаль районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда өлешле милеккә барлыгы 54 451 җир кишәрлеге бирелгән.

Күп балалы гражданнарга участоклар бирү эше республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә дәвам итә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге процедураның үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын тәэмин итә, шулай ук гариза бирүчеләргә рәсмиләштерүнең барлык этапларында консультатив ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International