Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасының бәяләү җәмәгатьчелеге вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – бәяләүче көне, шулай ук Татарстан Республикасында бәяләү эшчәнлегенең 30 еллыгы белән котлый!
Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеген торгызуда һәм үстерүдә төп роль уйнады. Дәүләт милке комитеты, ә соңрак ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бу мөһим юнәлешне формалаштыру флагманнары булды.
Моннан 30 ел элек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Татарстан Республикасында күчемсез милекне бәяләү буенча белгечләр эшчәнлеген лицензияләү турында» карар расланган иде, ул Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеген торгызуга һәм үстерүгә этәргеч булды.
Профессиональ бергәлекнең нигезен министрлык белгечләре Наталья Бурнашева, Леонид Найденов, Татьяна Юшканцева, Вадим Коршин, Владимир Пелевин һәм башкалар салды. Алар методологияне тудырып кына калмыйча, аны гамәлдә дә керткәннәр. Республиканың уртак инициативалары бөтен Россиядә бәяләү эшчәнлеген үстерү өчен нигез булды.
Бүген Татарстанның бәяләү берләшмәсе саны һәм әһәмияте буенча илдә иң эреләрнең берсе. ТР бәяләүчеләр берлеге Министрлыкның бәяләү бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә бердәм алымнар эшли. Хакимият органнары һәм һөнәри бергәлекләрнең үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә лаеклы танылу алды, республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итте.