Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив актларга коррупциягә каршы экспертиза мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

ТР Юстиция министрлыгында коллегия утырышы узды, анда республика органнарының норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза мәсьәләләре каралды. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов катнашты.

Гамәлдәге норматив актларда уңай динамика күзәтелде, әмма республика органнары тарафыннан эшләнгән Документлар проектларында коррупциоген факторларның сизелерлек артуы теркәлде.

2025 елның 9 ае эчендә Татарстан Юстиция министрлыгы 1815 норматив хокукый акт проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрде. 31 проектта экспертлар 44 коррупциоген фактор тапкан. Субсидияләр һәм грантлар бирү тәртибе проектлары аеруча проблемалы булып чыкты.

Ачыкланган хокук бозулар арасында административ процедураларның сроклары булмау (20 очрак) һәм административ процедураларның тулы булмавы (18 очрак) өстенлек итә. Шулай ук "хокуклы" формуласы буенча компетенция билгеләү очраклары һәм затларга үз хокукларын гамәлгә ашыру өчен арттырылган таләпләр булуы теркәлгән.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик проектларны «Интернет»челтәрендәге махсуслаштырылган сервисларда урнаштыру юлы белән коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру өчен шартлар тудыру кирәклеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International