Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм җибәрде. Махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрбиләр өчен билгеләнгән йөк «Без бергә»Бөтенроссия акциясе кысаларында җибәрелгән.
Бу инициатива Министрлыкның Ватанны саклаучыларга ярдәм итү буенча системалы эшен дәвам итә һәм Татарстан халкының хәрбиләр белән теләктәшлеген күрсәтә.
«Без бергә " акциясе Россия төбәкләрендә хәрбиләргә дә, тыныч халыкка да һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен дәүләт һәм җәмгыять тырышлыкларын берләштерә.