Бүген министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә ведомствоның Иҗтимагый советы белән берлектә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Очрашу барышында агымдагы елда норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре каралды, шулай ук Министрлыкта коррупция торышы турында иҗтимагый сораштыру нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Утырышта катнашучылар Иҗтимагый советның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бүлекчәләре белән хезмәттәшлегенә һәм Бәяләү эшчәнлегендә юл картасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә аерым игътибар бирделәр.
Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча республикада күп балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе көн тәртибенең аерым пункты булды. Министр бу юнәлешнең ведомствоның социаль сәясәтендә мөһимлеген ассызыклады.
Утырыш азагында 2026 елга коррупциягә каршы эш планы проекты каралды һәм расланды.
"Министрлык эшенең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге — безнең төп принциплар. Иҗтимагый совет белән бергәләп эшләү безгә коррупция куркынычын нәтиҗәлерәк ачыкларга һәм булдырмый калырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте министр Фәнил Әһлиуллин.