Халыкара фәнни-гамәли конференциягә әзерлек башланды

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында, ел саен Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында үтә торган, «Геодезиянең һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздыруга әзерлек башланды.

ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре конференцияне уздыруда актив катнаша. Ел да чараның югары дәрәҗәдә үтүен һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен күп көч куялар. Хәзерге вакытта конференцияне оештыру өчен җаваплы хезмәткәрләр чараның булачак программасын төзи.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан нефть-газ химиясе форумы — Россиянең нефть-газ тармагындагы иң эре халыкара чараларның берсе.

Форум төбәк һәм халыкара дәрәҗәдә тармак предприятиеләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү, заманча технологияләрне һәм җайланмаларны алга җибәрү, шулай ук идеяләр алмашу, сәнәгать һәм бизнес җәмәгатьчелегенең эшлекле очрашуларын уздыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

Киләсе 2026 елда форум өч көн — 26 августтан 28 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International