ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Балтач районы вәкилләре һәм инвестор белән тарихи-мәдәни проектны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу узды.
Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, министрның беренче урынбасары Артур Галиев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлеге башлыгы Алмаз Мөбәрәков катнашты.
Очрашу барышында инвестор район территориясен үстерү проектын җентекләп тәкъдир итте. Планлаштырылган инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итә. Проект авыл территорияләрен саклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән: яңа эш урыннары булдыру, җирле халык өчен торак төзү, шулай ук кирәкле инфраструктураны үстерү күздә тотыла. Моннан тыш, программа Балтач районының мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Очрашу нәтиҗәләре буенча инициативаны хуплау турында Карар кабул ителде. Проектны гамәлгә ашыру Балтач районының туристлык потенциалын үстерүдә, авыл территорияләрен ныгытуда һәм Татарстанның мәдәни мирасын саклауда мөһим адым булачак.