ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры "Теләкләр чыршысы"акциясе кысаларында яшь Мәктәп укучысының Яңа ел теләген үтәде

2025 елның 26 декабре, җомга

Бүген "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Фәнил Әһлиуллин 16 яшьлек Алла Авдееваның хыялын тормышка ашырды, аңа күптән көтелгән гитара бүләк итте.

Алла 10 нчы сыйныфта укый һәм күптән инде музыка коралында уйнарга өйрәнергә хыяллана иде. Кыз иҗат белән актив мавыга һәм үз талантларын үстерергә омтыла. Мәктәпне тәмамлагач, ул көллияттә белем алуын дәвам итәргә, һөнәр алырга һәм яңа дуслар табарга ниятли.

"Иҗади омтылышларга ярдәм итү бик мөһим. Бу бүләк Аллага үзенең потенциалын ачарга һәм, бәлки, булачак һөнәрен билгеләргә дә ярдәм итәр дип ышанам", — диде Фәнил Әһлиуллин бүләк тапшырганда.

Министр һәм Министрлык коллективы Алланы һәм аның гаиләсен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, киләсе елның бай һәм кызыклы, уңай һәм шатлыклы булуын теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле ел саен үткәрелә. Әлеге инициатива ярдәмендә балалар изге теләкләрен тормышка ашыра һәм Яңа елга күптән көтелгән бүләкне ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International