Дәүләт милкен арендалау килешмәсе төзү хокукы алуга электрон сату

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

      ТР Министрлар Кабинетының № 1944-р карарын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Татарстан Республикасы дәүләт заказлары агентлыгы” Дәүләт унитар оешмасы белән берлектә беренче тапкыр дәүләт милкен арендалау килешмәсе төзү хокукы алуга электрон сатуны башлап җибәрүне оештырды.

       Сату 23.12.2013 сәг. 9.00 mzio.zakazrf.ru электрон мәйданында Яр Чаллы шәһәре, Яшьлек проспекты, 13 йорт адресы буенча урнашкан “№7 шәһәр поликлиникасы” Мәламәтлек саклау учреждениесе  территориясендәге өч күчемсез милек объектына карата уздырыла. Аукционда катнашырга теләүчеләр өчен мәгълүмат Россия Федерациясенең torgi.gov.ru рәсми сайтында, шулай ук mzio.zakazrf.ru электрон мәйданында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International