төбәккә инвестицияләр җәлеп итү. Төп ярдәм чараларының берсе-инвесторларга масштаблы проектларны махсус шартларда гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлекләре бирү.
Россия Федерациясе Җир кодексы һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә инвесторларга дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен торглар үткәрмичә генә арендага алу мөмкинлеге бирелә.
Әлеге преференция гамәлгә ашыручы юридик затларга кагыла:
Җир кишәрлекләрен бирү Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов боерыгы нигезендә, конкрет җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше ситуациясен исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Проектлар туры килергә тиешле критерийлар Татарстан Республикасы Җир кодексында билгеләнгән, ә кишәрлекләр бирү тәртибе республика Министрлар Кабинеты карары белән җайга салына.
Җир кишәрлеген алу мөмкинлеген карау өчен кызыксынган затка үтенечнамә һәм тиешле документлар комплекты белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.