"ТР пространство мәгълүматлары фонды" ДБУ аучылык җирләренең чикләрен төгәлләштерү эшләрен дәвам итә, аннары алар турында мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (БДКМР) кертә.
Бүгенге көнгә БДКМРГА Татарстан Республикасының түбәндәге муниципаль районнарында урнашкан 73 аучылык хуҗалыгы чикләре турында белешмәләр кертелгән: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән.
Моннан тыш, раслау процедурасы Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында аучылык хуҗалыкларының 20 проекты буенча уза. Өстәмә рәвештә, тагын 11 беркетелгән аучылык хуҗалыгы килештерү стадиясендә.
"Аучылык җирләренең төгәл чикләрен билгеләү һәм әлеге мәгълүматларны БДКМРГА кертү – республиканың аучылык хуҗалыгын үстерүдә мөһим этап. Бу мәгълүматны системалаштырып кына калмыйча, табигый ресурслардан файдалануны нәтиҗәле контрольдә тотарга да мөмкинлек бирә", — дип билгеләп үтте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.