Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм көчәя: 55 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән

2026 елның 6 феврале, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында министр Фәнил Әһлиуллин күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү барышы турында сөйләде. Әлеге ярдәм чарасы «гаилә»милли проекты максатларында гамәлгә ашырыла.

 "2012 елдан бирле күп балалы гаиләләргә 55,7 мең җир кишәрлеге бирелгән, узган ел гына да 5,3 меңнән артык", - дип билгеләп үтте министр.

27 муниципаль район гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тулы күләмдә тәэмин иткән, тагын 13 Район бу күрсәткечне 90-99% ка үтәгән. Шул ук вакытта өч район әлегә артта кала, аерым алганда, Әлмәт районында өстәмә рәвештә меңнән артык кишәрлек бирергә кирәк.

Министр ассызыклаганча, актив эшләүгә карамастан, 12 меңнән артык кишәрлеккә кытлык саклана, проблема Казанда һәм Чаллыда аеруча кискен сизелә. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен әлеге шәһәрләрдән күп балалы гаиләләргә күрше районнарда җир участоклары алырга мөмкинлек бирүче махсус законнар кабул ителде.

 Узган ел беренче тапкыр гаиләләргә альтернатива – җир кишәрлеге урынына акчалата түләү мөмкинлеге бирелде. 2026 елның 1 февраленә булган мәгълүматларга караганда, җир кишәрлеге урынына акчалата түләү алуга 98 гариза кергән, шуларның 45е буенча уңай карар кабул ителгән.

Министр шәһәр округлары җитәкчелегенә әлеге бурычны хәл итүне эшнең өстенлекле юнәлеше итеп билгеләргә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International