Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында министр Фәнил Әһлиуллин ятим балаларга торак бирүнең барышы турында доклад белән чыгыш ясады.
"Ятим балалар турында кайгырту-республикабыз социаль сәясәтенең иң мөһим өстенлеге. 2013 елдан без ятим балаларны 10 миллиард сумнан артыграк күләмдә 5 796 фатир белән тәэмин иттек", - дип хәбәр итте министр.
2025 елда әлеге категориядән тагын 450 кеше торак белән тәэмин ителгән. Шуңа да карамастан, ихтыяҗ арта бара: 2025 ел ахырына исәптә 2 644 кеше торган, бу 2022 ел күрсәткечләреннән бер ярым тапкырга артыграк.
Министр билгеләп үткәнчә, әлеге күрсәткечләр әлеге категория затлары белән тыгызрак уртак системалы эш алып барырга кирәклеген күрсәтә.