"Шәһәр автомобиль юллары идарәсе" АҖ хезмәт коллективы 2025 елга йомгак ясады

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә "шәһәр автомобиль юллары идарәсе" АҖ хезмәт коллективының еллык хисап җыелышы узды, анда предприятиенең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы чорга төп бурычлар билгеләнде.

Чарада мәртәбәле кунаклар: Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Мәхмүт улы Дияров, Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Елизавета Владимировна Пасынкова һәм Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Равил улы Фәсхетдинов катнашты.

Җыелыш предприятиенең алдынгы хезмәткәрләрен югары хезмәт казанышлары һәм шәһәрнең юл инфраструктурасын үстерүгә күпьеллык намуслы өлеш керткәннәре өчен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International