Кичә Әлмәт шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәнең (ТИҮ) 24 нче хисап җыелышы узды. Чаралар кысаларында узган елгы эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде.
Җыелышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова, шулай ук 24а ТИҮ рәисе Нәсимә Мөнир кызы Любавина катнашты.
Җыелышта ТИҮ-24 һәм «АЛСУ» идарәче компаниясе эшчәнлеге турында хисаплар, Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге мәгълүматы, полиция участок уполномоченные доклады, шулай ук Әлмәт муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Равил улы Фәсхетдиновның 2025 елда башкарылган эшләре турында хисабы тыңланды.
Катнашучылар алдында чыгыш ясап, Фәнил Әһлиуллин ТИҮләрнең территориаль үзидарә үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте һәм актив яшәүчеләргә районны төзекләндерүгә керткән өлешләре һәм актуаль мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде. Чара азагында «сораулар-җаваплар» сессиясе узды, анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча аңлатмалар алдылар.