Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләренә багышланган баланс комиссиясе утырышы узды. Утырыш министр Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин рәислегендә узды.
Чарада Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре, шулай ук «ГЕМОНТ» ҖЧҖ, «рр-Девелопмент» ҖЧҖ, «Идел-Кама ВЕРФЬ» ҖЧҖ җитәкчеләре һәм вәкилләре һәм «КИТ СТРОЙ»ҖЧҖ конкурс идарәчесе катнашты.
Комиссия эше барышында Татарстан Республикасы бюджеты алдында бурычлы оешмаларның салым бурычларын түләү мәсьәләләре җентекләп каралды. Фикер алышу йомгаклары буенча очрашуда катнашучылар финанс дисциплинасын яхшырту һәм республика бюджетын тулыландыру өчен салым йөкләмәләрен кыскартуның мөмкин булган юлларын һәм чараларын билгеләделәр.