Кичә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында аттестация һәм конкурс комиссияләре утырышлары узды, алар барышында мөһим кадрлар карарлары кабул ителде.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре
Министрлыкның аттестация комиссиясе тугыз дәүләт хезмәткәренең һөнәри эшчәнлеген уңай бәяләде. Барлык аттестация узучы хезмәткәрләр дә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылды. Шуларның сигезе вакантлы вазыйфаларны вазыйфа үсеше тәртибендә биләү өчен вазыйфаларның төп төркеменә кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде:
Акчурина Зөмәрә Али кызы, җир мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру бүлегенең әйдәүче консультанты;
Габделхаков Альберт Рафаил улы, кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы;
Гайнанова Гөлчәчәк Илфат кызы, җыелма аналитика бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Гарәфетдинов Рөстәм Рәүф улы, режим-яшерен хезмәтнең әйдәп баручы белгече;
Латыйпов Рамил Рәсим улы, кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәүче консультанты;
Латышева Екатерина Семеновна, җир мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру бүлегенең әйдәүче консультанты;
Рәхимова Энҗе Әнәс кызы, дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлегенең әйдәүче консультанты;
Фәйзрахманов Рөстәм Вәкил улы, Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы
Торак күчемсез милек, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Вахидова Аделя Ринат кызы да аттестацияне уңышлы үтте һәм тиешле вазыйфасын биләде.
Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс нәтиҗәләре
Конкурс комиссиясе утырышы йомгаклары буенча министрлыкның контроль бүлеге башлыгы вазыйфасына Ганиева Нелли Нәсих кызы билгеләнде. Аның шактый дәүләт хезмәте тәҗрибәсе бар-30 елдан артык.