ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының хисап сессиясендә катнашты, анда 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары ясалды.
Чараларда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» ГАҖ вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Район башлыгы үз нотыгында хәбәр иткәнчә, төяп җибәрелгән товарлар һәм хезмәтләр күләме 1 трлн 558 млрд сум тәшкил иткән — республика күләмендәге төяп җибәрүнең дүрттән бер өлешеннән артыгы. Районның 7 сәнәгать паркында тулу 8% ка арткан, резидентлар саны 92 гә җиткән.
Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. 2025 елда 294 гаилә җир кишәрлеге алды, ә 2012 елдан әлеге чара 3163 гаиләгә күрсәтелде. Өч торак пункт тирәсендә яңа җир массивлары булдыру планлаштырыла.
Районның юл челтәрен модернизацияләүгә 2,6 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән. Төзелеш тармагында 126 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Яңа микрорайон өчен 18 гектардан артык мәйданлы шәһәр массивы тапшырылган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сессиягә йомгак ясап, республика куйган барлык бурычларның үтәләчәгенә ышаныч белдерде, Әлмәтнең нефть крае башкаласы статусын ассызыклады.