Бүген, 11.11.2013, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның унбер аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 миллиард 150 миллион 740 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның ноябрь аена бюджет йөкләмәсе 138,7 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 74,04 миллион сум - план 145,9 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 332,9 миллион сум – план 97,1% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 199,11 миллион сум – план 398,2 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 168,9 миллион сум акча кергән – план 272,4 %ка үтәлгән. Дивидендлардан – 114,42 миллион сум – план 61,4%ка үтәлгән.
Дәүләт унитар оешмаларының чиста табыш өлешеннән – 120,5 миллион сум – план 154,5% ка үтәлгән (шул исәптән Камазернопродукт ААҖ ликвидацияләүдән).
Акцияләр сатудан – 35,5 миллион сум табыш керде – план 177,8% ка үтәлде.
Башка төр табышлардан – 106,73 миллион сум – план 257,2% ка үтәлде (шул исәптән ышаныч идарә итү килешмәләре буенча 49,53 миллион сум) табыш керде.