Буш яткан җир кишәрлекләрен, тиешенчә файдаланылмаган күчемсез милек объектларын табу максатыннан җәмәгатьчелекне бу эшкә тарту юлы белән һәм Казан шәһәре тәҗрибәсен кулланып муниципаль берәмлекләр “Халык инвентаризациясе” акциясе үткәрәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан үткәрелгән киңәшмәдә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты һәм “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУО вәкилләре бу максатны тормышка ашыру инструменты вариантлары каралды:
Казан шәһәре тәҗрибәсе буенча – Call-үзәк хезмәтеннән файдалану;
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының – Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына “Җир”, “Биналар” категорияләрен кертеп өстәмә “Халык инвентаризациясе” категориясен кертү һәм бу системадан файдалану турындагы тәкъдиме каралды.
Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләргә ярдәм күрсәтү максатыннан бу акцияне үткәрү буенча методик күрсәтмәләр эшләнелә.