ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте

2013 елның 13 декабре, җомга

       Кичә, агымдагы елның 12 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте.

       Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү максатыннан җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын арендалау, торак урыннарны хосусыйлаштыру һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар.

         Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр буенча да Министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тиешле аңлатмалар бирделәр. Мөрәҗәгатьчеләр барысы да җылы кабул итүгә һәм сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алуларына сөнеп, Министрлык тарафына рәхмәтле булып киттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International