13.12.2013 Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт программасы нигезендә автомобильләргә газ тутыру станцияләре урнаштыру сораулары буена киңәшмә үткәрелде.
ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, Бөгелмә, яшел Үзән, Түбән Кама муниципаль районнары башкарма комитетлары, «Газпром газомоторное топливо» ААҖ вәкилләре катнашында үткән киңәшмәдә Бөгелмә, яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләрендә әлеге объектларны урнаштыру өчен «Газпром газомоторное топливо» ААҖ җир кишәрлекләре бирү буенча башкарыла торган эш белән бәйле сораулар каралды.
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җирле үзидарәсе органы тарафыннан инде «Газпром газомоторное топливо» ААҖ карата арендага җир бирү турында карар кабул ителгән.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге максатта Бөгелмә, яшел Үзән, Түбән Кама җирле үзидарәсе органнарына тиешле күрсәтмәләр бирелде.