Күп балалы әниләр берләшмәсе Яңа Азино урамындагы бинага күчәргә мөмкин

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре: Мөлкәт идарәсе җитәкчесе Фәнисә Сафина, дәүләт мөлкәтеннән файдалану бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Кудрявцев “Шәфкать” Казан шәһәре Совет районының әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алучылар һәм күп балалы гаиләләр берләшмәсе” Иҗтимагый оешмасы рәисе Рәйсә Усманова белән бергәләп иҗтимагый оешмаларга элек тәкъдим ителгән Яңа Азино урамы, 2 йорттагы бүлмәләрне карадылар. Бу бинада иҗтимагый оешмаларга мөһим шартлар тудыру өчен барлык уңайлыклар да бар: төрле чаралар үткәрү өчен бүлмәләр, санузеллар, ике керү урыны. Күп балалы әниләр берләшмәсе рәисе Рәйсә Усманова хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан бу бинадагы 240,5 кв.м мәйданлы бүлмәләргә күчү тәкъдиме турында уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International