«Тыл һәм фрон: уртак Җиңү»: Казанда геройларның батырлыкларын искә алдылар һәм Татарстан Республикасының шефлыкка алынган шәһәрләрне торгызуга керткән өлешләрен билгеләп үттеләр

2026 елның 23 июне, сишәмбе

Казанның Уникаль осталар үзәгендә «Тыл һәм фрон: уртак Җиңү» дип исемләнгән күргәзмәнең тантаналы ачылышы узды. Чара Хәтер һәм кайгы көненә һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу тарихына багышланды.

Ачылу тантанасы барышында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре Станислав Денисенкога фотокүргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә шәхси өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырдылар.

Күргәзмә җимерелүдән башлап, шәһәрне торгызуга һәм аны яңарту юлына багышланган 3  өч тематик өлештән тора. Биредә Донбасс яклаучылары һәм җимерелгән биналарның фотографияләре, авария бригадаларының, табибларның, волонтерларның эше сурәтләрен, шулай ук күзләре өмет белән тулган гади шәһәр халкы портретларын күрергә мөмкин.

Проектның тарихи әһәмиятенә басым ясап Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова чыгыш ясады: «Бу күргәзмә – визуаль проект кына түгел, бу – заман тавышы. Мондагы һәрбер фотосурәт – ул бик җитди документ һәм батырлык шаһиты», диде ул.

Казанлылар һәм башкалабыз кунакларны әлеге күргәзмәне «Уникаль осталар үзәгендә» 2026 елның 22 июленә кадәр күрә алачаклар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International