«Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгына караган Түбән Кама санитар транспорты автопредприятиесе» ДУП алдагы эшләве сораулары буенча киңәшмә үтте

2013 елның 27 декабре, җомга

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин каршында «Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгына караган Түбән Кама санитар транспорты автопредприятиесе» ДУП алдагы эшләве сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә «Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгына караган Түбән Кама санитар транспорты автопредприятиесе» ДУП үзгәртеп оештыру максатыннан үткәргән чаралар өлешендә Түбән Кама шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең эффектлы эшләп китүе билгеләнде. Бу предприятиене үзгәртеп оештыру турындагы ТР Министрлар Кабинеты карары проекты, ТР Финанс министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәткән кимчелекләр каралды.

       Предприятиене үзгәртеп оештыру сораулары буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме нигезендә, шулай ук исщп-хисаплар ясау максатыннан, Социаль һәм икътисади үзәк белән берлектә 2014 елның 15 гыйнварына кадәр «Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгына караган Түбән Кама санитар транспорты автопредприятиесе» ДУП үзгәртеп оештыру белән бәйле стратегик моментлар билгеләнеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International