ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итү буенча 2013 ел программасы үтәлде. Нәтиҗәдә, республика милкенә 246 899 797,26 сум акчага 265 фатир сатып алынды.
2014 елга әлеге программа нигезендә ятим балаларга бирү өчен 295 фатир сатып алу планлаштырылды.