2014 елның 14 гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә ОЭЗ ППТ «Алабуга» территориясен киңәйтү өчен җир категорияләрен үзгәртү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бу сорау буенча фикер алышу өчен киңәшмәгә Алабуга муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы һәм «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ вәкилләре чакырылган иде.
Бүгенге көндә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать җирләре категориясенә күчерү буенча тиешле документлар әзерләнә.