Питрәч муниципаль районындагы җир кишәрлеге сатыла

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның «18» февралендә, Казан шәһәре, Вишневский ур., 26, аукционнар  залында ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү формасында бәясен күтәрүгә җир кишәрлеген сатуга ачык аукцион үткәрә.

        Питрәч муниципаль районы, Питрәч авылындагы 68,2 мәйданлы, 16:33:121402:1 кадастр номерлы җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрдән, дәвалау үсемлекләре үстерү һәм әзерләү өчен файдалану рөхсәт ителә.

       Башлангыч бәясе – 10 000 000 (ун миллион) сум, НДС исәбеннән башка. Аукцион адымы - 350 000 (өч йөз илле мең) сум.

       Аукцион турында тулырак мәгълүмат “Җир ресурслары” бүлегенең “Дәүләт җирләрен сату һәм арендалау” бүлекчәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International