Муниципаль берәмлекләрнең күчемсез милекне тапшыру турындагы тәкъдимнәре каралды

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Мөлкәт идарәсе җитәкчесе Фәнисә Сафина җитәкчелегендә республика милкендәге күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектәге күчемсез милекне республика милкенә кабул итү комиссиясе утырышы узды. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары катнашында узган утырышта күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру турындагы муниципаль берәмлекләрнең 11 тәкъдиме һәм Балтач һәм Яр Чаллы районнарының күчемсез милеген республика милкенә  кабул итү турындагы 2 тәкъдиме каралды.

       Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимнәр дә канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International