(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Үткән шимбә Казанның Спортның су төрләре сараенда ТР Йөзү федерациясенең хисап-сайлау конференциясе үтте. Аның эшендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Йөзү федерациясе вәкилләре, ветераннар катнашты.
Конференциядә өч мәсьәлә: федерациянең яңа президентын сайлау, Эрик Акчуринны үз теләге белән вазыйфасыннан азат итү, федерациянең беренче вице-президентын сайлау һ.б. – каралды.
“Бүген без Татарстан өчен төп спорт төрләренең берсен җитәкли торган федерация конференциясендә катнашабыз, - дип чыгыш ясады сәламләү сүзе белән Рафис Борһанов. – Без федерацияләрне ныгыта алуыбыз ярдәмендә спортның күп төрләре буенча яхшы нәтиҗәләргә ия. Җитәкче оештыру эшендә һәм башка мәсьәләләрдә ия булган тәҗрибә бик мөһим. Мондый сәясәт яхшы нәтиҗә бирә. Һәм моңа мисаллар күп”.
“Эрик Акчуринга, хезмәте өчен, рәхмәт әйтәсем килә. Без киләчәктә, һичшиксез, сезнең тәҗрибәгә таяначакбыз. Алда күп эш көтә. Безнең республика зур, һәм без ТР буенча бер генә перспективалы баланы игътибарсыз калдырырга тиеш түгел”, - диде министр, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.
“Без ТР Президенты белән язма килешү буенча ТР Йөзү федерациясе президенты вазыйфасына Азат Хамаевны тәкъдим итәбез, - дип сүзен дәвам итте Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы башлыгы. – Бу кеше спортны яхшы белә, аның өчен борчыла, анда спортның үсеше өчен эшләү теләге зур”.
Федерация җитәкчесе постына башка кандидатуралар тәкъдим ителмәде. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, бердәм тавыш бирү юлы белән, президент итеп сайланды.
“Ышаныч өчен рәхмәт әйтәсем килә, - дип чыгыш ясады яңа президент. – ТРда спорт тормышы зур адымнар белән бара, бу киләчәктә яхшы нәтиҗәләр бирә ала. Бу минем өчен яңа эш, һәм без федерация вәкилләре белән бергә эшне дәвам итеп, нәтиҗәләргә ирешәчәкбез”.
Федерациянең беренче вице-президенты итеп, Эрик Акчурин сайланды, ул барысына да хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтеп, ТРда йөзүне үстерү өчен, бар көчен һәм тәҗрибәсен куячагына ышандырды.