КФУ да бәяләүчеләргә квалификацион аттестатлар тапшырылды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

       Бүген Казан федераль университетында СРО экспертларына карата булган бәяләүнең федераль стандартлары таләпләре нигезендә бәяләүчеләргә квалификацион аттестатлар тапшыру тантанасы узды, дип хәбәр итә “ТР Бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы.

      Искәртеп үтәбез, 2014 елның 15 гыйнварында Дәүләт Федераль Университетының Икътисад һәм финанс институтында үзкөйләнешле бәяләүчеләр оешмалары экспертына бердәм квалификацион имтихан үткәрелгән иде. Бу – беренче чыгарылыш. Бу юнәлештә эш – бәяләүчеләрнең һөнәри әзерлекләрен күтәрү буенча университет тарафыннан Бәяләүчеләр союзы җбелән берлектә дәвамиттереләчәк.

       Киләсе имтихан агымдагы елның 12 мартында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International