Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лобачевский урамы, 10 адресы буенча урнашкан бинаны киләчәктә эксплуатацияләү сораулары буена киңәшмә үтте. Бу бина “1906 елда төзелгән шәһәр усадьбасы” мәдәни мирас объекты булып санала.
Бүгенге көндә бу бинадан ТР композиторлар союзы файдалана. 2014 елда бинада төзекләндерү эшләре планлаштырылу сәбәпле киңәшмәдә ТР композиторлар союзы тарафыннан яңа бина төзү вариантлары тәкъдим ителде.