ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышы узды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       2014 елның 29 гыйнварында узган ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышында бүгенге көндә мөһим булган сораулар каралды.

       Киңәшмә көн тәртибендә 2014 елга эш планы расланылды. Планда күчемсез милекне бәяләү максатыннан күчемсез милекнең зоналашкан бәя мәгълуматлары базасы булдыру, методологик һәм хокукый эш буенча, ТР риэлторлар Гильдиясе белән хезмәттәшлек итү, агымдагы елның апрель аенда үтәчәк ТР күчемсез милек Конгрессында катнашу, бәяләүчеләр эшенең сыйфатын күтәрү һәм башка мәсьәләләр буенча эш үткәрү планлаштырылган.

       Сорауларны карау фикер алу режимында үтте. Партнерлыкка бәяләү базарында эшне тугъры башкаручыларның эшлекле дәрәҗәсен саклау һәм хокукый яктан тәэмин итү буенча мөһим материалларны әзерләү эше йөкләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International