Казан логистик почта үзәге төзелеше сораулары буенча киңәшмә үтте

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       2014 елның 28 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан логистик почта үзәге төзелеше сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Бу сорау буенча фикер алышуга “Россия почтасы” ФДУП һәм “Казан” халыкара аэропорты ААҖ вәкилләре чакырылган иде.

        “Россия почтасы” ФДУП вәкиле мәгълүматлары буенча, эшне башлау тутында карар кабул итү өчен «Гражданлык аэропортлары (аэродромнары) администрациясе» ФДУП һәм  “Россия почтасы” ФДУП арасында почта аша җибәрелгән әйберләрне тапшыру-кабул итү вакытындагы технологик хезмәттәшлек өчен киләчәктә аэропортның контроль зонасы территориясен үзгәртүне килешү турында сөйләүләр алып барыла башлаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International