Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре министрлыгы
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Персоналияләр
Элемтә өчен мәгълүмат
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Министрлык карамагындагы учреждениеләр
Министрлык коллегиясе
Министрлыкның дәүләт хезмәтләре
Министрлык тарихы
Эшчәнлек
Эпидемиягә каршы чаралар
Аукционнар һәм конкурслар
Күчемсез милек
Җир ресурслары
Кыйммәтле кәгазьләр
Кадастр бәяләре нәтиҗәләре
Салым базасы кадастр бәясе кебек билгеләнә торган күчемсез милек объектлары
Коррупциягә каршы гамәлләр
Планнар һәм программалар
Белешмәләр
Кадрлар сәясәте
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының ситуация үзәге
Монополиягә каршы комплаенс
Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Министрлык эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы документлар
Аналитик материаллар
Йогынтыны җайга салучы бәя
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Сайтны тулыландыру
Гражданнар мөрәҗәгате
Җитәкчеләр тарафыннан гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау турында исәп-хисап
Гражданнар мөрәҗәгатен карауны регламентлаштыра торган законнар
Интернет-кабул итү
Интернет-кабул итүдә мөрәҗәгатьләр статусын тикшерү
Һәркемгә уңайлы мохит
Сорау - җавап
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы
ТР Премьер-министры: “Җир участокларының бәясе кимүе белән килешә алмыйбыз”
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Җир участокларының кадастр бәясе кимүе турындагы суд дәгъвалары һәм банкротлык процедураларында намуссыз конкурс идарәчеләре булуы, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына 2014 елда хәл итәргә кирәк булган төп проблемалар булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Утырышта 2013 нче елдагы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының дәүләт активлары 2014 ел башына 457,3 млрд сум тәшкил итә, узган елда 433,3 млрд сум булган. Республика милкендә 29,3 мең гектар җир бар.
Дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан керемнәр – холдингларга кергәннәрен исәпкә алып, якынча 14 млрд сум тәшкил иткән. 2012 ел белән чагыштырганда керемнәр 12%ка арткан.
Азат Хамаев дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә күп кенә төзелеп бетмәгән объектларда төзелешне тәмамлау яки капиталь төзекләндерүне финанслау мәсьәләләренең хәл ителми калганын белдерде. Елдан-ел аларның торышы начарлана, аларның инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеклеге кими, якын арада аларны я төзеп бетерергә, я сатарга кирәк.
Илдар Халиков 2014 нче елның беренче кварталында дәүләт һәм муниципаль милек мәйданнарын тулысынча тикшерүне йөкләде. “Файдаланылмаучы һәм нәтиҗәсез файдаланылучы җирләр бип күп”, - диде ул.
2014 елда дәүләт милке керемлелеген арттыру юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. “Ышанам, яхшы потенциал бар”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Дәүләт катнашы белән акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итү сыйфатын күтәрү мәсьәләсе дә мөһим булып кала, шул исәптән, директорлар советы әгъзаларын укыту һәм башка мәсьәләләр дә.
Илдар Халиков сүзләренчә, банкротлык процедураларында республика мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсе проблемалы булып кала. “Монда без мактана алмыйбыз. Бездә элеккечә банкротлыкның идарәгә буйсынмый торган процедуралары бар”, - диде ул. Аеруча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә юл куярга ярамый. Процесста намуслы идарәчеләр генә булырга тиеш, намуссызлык булганда, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк”.
Шулай ук җир участокларының кадастр бәясе турындагы бәхәс тә хәл ителмәгән . “Без әлегә бу мәсьәләне хәл итмәдек. Базардагы намуссыз катнашучыларның бәяне алдан уйлап киметүе белән килешә алмыйбыз”, - диде ул.
Илдар Халиков күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү эше өчен министрлыкка аерым рәхмәтен белдерде. Премьер-министр әйтүенчә, Россиядә бирелгән җир участогының һәр дүртенчесе Татарстанга туры килә.
Законсыз рәсмиләштерелгән җир биләмәләрен кайтаруны дәвам итәргә кирәк. Монда, Илдар Халиков фикеренчә, Казанның халык ярдәмен җәлеп итү буенча тәҗрибәсе файдалы.
Коллегия тәмамланганда, Илдар Халиков министрлыкның хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Росреестр Кадастр бәясен куллану тәртибен аңлатты
27.01.2026 ел, № 13-00048/26 хатында Росреестр Кадастр бәясе турында белешмәләрне кертү һәм куллану тәртибенә карата аңлатмалар бирде
30
март, 2026 ел
Көндәлек тормышта Коррупция-җәмгыятькә күзгә күренми торган куркыныч
Коррупциягә каршы хокукый агарту
ЛХРГА Татарстаннан гуманитар йөк китерелде
Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ЛХРГА гуманитар колонна составында килде. Сәфәр барышында ул Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов белән очрашты
27
март, 2026 ел
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Алмаз Кыямов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз