Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре: Хокук идарәсенең методология һәм муниципаль мөнәсәбәтләре формалаштыру бүлеге җитәкчесе Владислав Лукоянов, Җир ресурслары идарәсенең җирләрне арендалау һәм реализацияләү бүлеге җитәкчесе Венера Вафина “Яңа гасыр” ТРК “Яңа гасыр трибунасы” программасын язуда катнаштылар. Программаның темасы республикадагы күп балалы гаиләләрнең проблемалары турында барды. Бу проблема турында фикер алышу һәм тиешле карарларны кабул итү өчен тапшыруга экспертлар буларак халыкның социаль яктан якланылмаган өлешен (бу очракта – күп балалы гаиләләр) җир кишәрлекләре һәм башка төрле мөмкин булган ташламалар белән тәэмин итүдә роль уйнаучы ведомство һәм министрлык вәкилләре чакырылганнар иде.