Азат Хамаев Тукай муниципаль районы халкы белән очрашуларда катнашты

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

      Агымдагы елның гыйнвар февраль айларында министр Азат Хамаев ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелгән Тукай муниципаль районы халкы белән очрашуларда катнашты.

       22 гыйнвардан 3 февральгә кадәр оештырылган программа буенча Кузкеево, Түбән Суыксу, Бетькинский һәм Яңа – Бүләк авыллары халкы белән очрашу эшендә катнашты. Бу очрашуларда авыл җирлеге җитәкчеләренең 2013 елдагы эш нәтиҗәләре буенча чыгышлары тыңланылды һәм 2014 елга куелган бурычлар каралды.

        Очрашуларда Азат Хамаев гражданнарны республиканың агымдагы елга кабул ителгән социаль-икътисад үсеше программасы, алда булачак ТР Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары турында таныштырды, йорт урыннарын теркәү, яңа төзелеш барган районнарда юл төзелеше, торак пунктларны су һәм газ белән тәэмин итү, авыллардагы мәдәният һәм торак йортларны төзекләндерүгә кагылышлы күп кенә сорауларга җаваплар бирде. Очрашуларда барлыгы 650 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International