06.02.2014 Министрлыкта “ТР Иҗтимагый палата аппараты” дәүләт учреждениесе җитәкчесе З.Н. Сафина һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе А.А. Фомин катнашында Совет районында урнашкан техник торышы канәгатьләнерлек һәм кулланылыш өчен яраклы булган бина базасында Казан шәһәрендәге социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларга милек ярдәме күрсәтү үзәге оештыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
ТР Иҗтимагый палата аппараты тарафыннан милек ярдәме күрсәтү һәм дәүләт милкеннән максатчан куллану шартларын билгеләү өчен социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу критерияләрен эшләү мөһимлеге турында карар кабул ителде.
Киңәшмәдә мондый үзәкне оештыру вакытында тотылачак чыгымнар төре һәм күләме, ТР хөкүмәте карары проектын төзү белән бәйле сораулар, шулай ук бу бинада Казан шәһәренең Хәсән Туфан урамы, 33 бинасын төзексез хәлдә дип табылу сәбәпле бушатырга тиешле “ТР ишетмәүчеләр җәмгыяте” һәм “Казан шәһәренең Совет районының күп балалы гаиләләр һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны асрамага алучылар җәмгыяте” Иҗтимагый оешмаларын шул бинага урнаштыру турындагы сораулар каралды.