2014 елда ТР дәүләт Реестры исәбе документларын тапшыру тәртибе буенча оешма җитәкчеләренә искәрмә

2014 елның 14 феврале, җомга

       ТР Министрлар Кабинетының “Татарсан Республикасының дәүләт милке Реестры турындагы нигезләмәсен раслау турындагы” № 150 карары нигезендә министрлык ел саен Татарсан Республикасының дәүләт милке Реестрын яңарту эшен башкара.

       Шуның белән бәйле рәвештә дәүләт милке белән төрле хокукта хаким итүче юридик шәхесләргә 01.01.2014 гә кадәр булган милек турында мәгълүматларны тиешле программа продукты форматында тапшыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International